news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Быел Казанда биш иҗтимагый киңлек төзекләндереләчәк

Быел Казанда җәмәгать киңлекләрен төзекләндерү буенча биш проект гамәлгә ашырыла. Финанслауның гомуми күләме 1,854 миллиард сум тәшкил итәчәк, дип хәбәр итте шәһәрнең Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев Башкарма комитетта узган эшлекле дүшәмбедә.

Иң күп акча -1 ,5 миллиард сум - Түбән Кабан күле яр буе өченче чиратының беренче участогына юнәлдереләчәк. Биредә Ш.Мәрҗани һәйкәленнән алып М.Нуриев урамына кадәр 1,5 чакрым озынлыкта җәяүлеләр өчен яңа линия булдырылачак, ул элек төзекләндерелгән участокларны бердәм яр буена берләштерәчәк. Куляжев сүзләренчә, төзелеш эшләренең 60 процентка якыны тәмамланган инде.

«Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль проекты кысаларында шулай ук түбәндәге иҗтимагый киңлекләр төзекләндереләчәк:

  • Александр Бутлеров һәйкәле ягыннан Ленин бакчасына керә торган урын (80 миллион сум);
  • Горький паркында күзәтү мәйданчыгының беренче чираты (57 миллион сум);
  • Серов урамындагы инклюзив бульварның дүртенче чираты (165,4 миллион сум);
  • Декабристлар һәм Восстание урамнары чатындагы «Тебриз» скверының беренче чираты (52 миллион сум).

Игорь Куляжев докладын шәрехләп, Казан мэры Илсур Метшин «Тебриз»скверы проектын мисалга китерде. Шәһәр башлыгы сүзләренчә, халык белән берничә тапкыр очрашканнан соң башлангыч концепцияне яңадан караганнар: планлаштырылган балалар мәйданчыгы урынына скверда ял итү өчен киңлек булдырырга карар кылынган.

news_right_1
news_right_2
news_bot