Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Быел Татарстанда тимер юлда дүрт бала һәлак булган, икесе тән җәрәхәтләре алган
Быел Татарстанда тимер юлда алты бала төрле тән җәрәхәтләре алган, аларның дүртесе һәлак булган. Горький тимер юлының баш инженер урынбасары Евгений Ананьин «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.
«Агымдагы чорда балигъ булмаган балаларның имгәнүе белән бәйле алты очрак теркәлде, шуларның дүртесе үлем белән тәмамланды. Үткән елның шул чоры белән чагыштырганда гражданнарның тимер юлда җәрәхәтләнү очраклары сизелерлек кимүгә дә карамастан, балигъ булмаган балаларның имгәнү очраклары арту борчуга сала: 2026 елда - 6, 2025 елның шул чорында - 4 очрак», – дип белдерде Евгений Ананьин.
Чагыштыру өчен: 2022 елда - бер, 2023 елда өч баланың гомере өзелгән. 2024 елда өч фаҗига булган, аларда бер бала үлгән. 2025 елда алты очрак теркәлгән, аларда дүрт бала һәлак булган.
Тимер юлларда төп фаҗигале очраклар ток сугу белән бәйле: балалар вагон түбәләренә менә, кагыйдәләрне бозып юл аша чыга. Моннан тыш, социаль челтәрләр өчен контент төшерү максатыннан вагоннарга ябышып баралар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз