Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Алабугада Габдулла Тукайга багышланган иммерсив программа тәкъдим ителәчәк
Фото чараны оештыручылар тарафыннан тәкъдим ителде
13 ноябрьдә Алабугада «Ars Aeterna: Талантлар остаханәсе» фестивале кысаларында тамашачылар игътибарына «Тукай» иммерсив программасы тәкъдим ителәчәк. Проект «Татнефть» Хәйрия фонды ярдәмендә гамәлгә ашырыла, дип хәбәр итә вакыйганы оештыручы – «Идиллия Арт» үзәгенең матбугат хезмәте.
Программа татар әдәбияты классигы Габдулла Тукай дөньясына музыкаль-поэтик сәяхәтне үз эченә ала, ул поэзияне, Фәрит Яруллиннан алып Миләүшә Хәйруллинага кадәрге татар композиторларының музыкасын һәм ком анимациясен берләштерә.
Тамашачылар алдында халыкара конкурслар лауреатлары – сопрано Диләрә Нәбиуллина, скрипкачы Алия Уразалиева, баянчы Илназ Дудкин, пианист Аделия Зарифуллина һәм Татарстанның атказанган артисты, флейтачы Владислав Захаров чыгыш ясаячак.
Чара Алабуганың Шәһәр мәдәният сараенда уза. Катнашу өчен алдан теркәлергә кирәк.
Элегрәк, октябрь аенда, бөек татар шагыйренә багышланган программаны Әлмәттә тәкъдим иткәннәр иде.
Быел Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулды. Россия Президенты Владимир Путинның указын үтәү йөзеннән, РФ Премьер-министры Михаил Мишустин 2036 елда шагыйрьнең 150 еллыгын бәйрәм итү буенча оештыру комитеты составын раслады. Аның рәистәшләре итеп Россия Президенты ярдәмчесе Владимир Мединский һәм Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов билгеләнде.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз