Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Алабугада ел ахырына кадәр биш һәйкәлне 1 сумга сатуга куячаклар
Алабугада 2026 ел ахырына кадәр биш мәдәни мирас объектын 1 сумлык ташламалы бәядән сатарга ниятлиләр. ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин инвесторлар белән очрашуда шул хакта хәбәр итте.
Алабуга һәйкәлләр саны буенча (262 объект) республикада икенче урынны били, диде ул. Районда барлыгы 275 мәдәни мирас объекты бар.
Инвестор бинаны 1 сумга алып, яңадан торгызырга тиеш. 2023-2025 елларда мондый схема буенча инде 5 объект сатылган. Хуҗалар өчен проект документларына субсидияләр һәм ДОМ.РФдан ташламалы кредитлар каралган.
Район башлыгы Рөстәм Нуриев инвесторларны активрак катнашырга чакырды: «Бу биналар үз урынын табачак. Бүген җәмәгать туклануына да, кунакханәләргә дә, хезмәт күрсәтүләргә дә – барысына да ихтыяҗ бар», - диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз