Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан Диния нәзарәтендә махсус операциядә катнашучыларга ярдәм итү турында сөйләделәр
Татарстанда махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итүдә комплекслы система булдырылган, анда дәүләт структуралары белән беррәттән дини һәм иҗтимагый оешмалар да актив катнаша. ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең махсус хәрби операциядә катнашучылар белән эшләү буенча урынбасары, «Геройлар таянычы «Ресурс үзәге» коммерцияле булмаган автоном оешмасы рәисе Мансур Җәләлетдинов республика Иҗтимагый палатасындагы түгәрәк өстәлдә шундый эш тәҗрибәсе турында сөйләде.
Аның сүзләренчә, эш гуманитар миссияләрдән, Донецк һәм Луганскига сәфәрләрдән башланган, анда рухи остазлар һәм волонтерлар хәрби хәрәкәтләр зонасында хәрбиләр белән турыдан-туры эшләгән. Хәзер исә өйләренә әйләнеп кайткан хәрбиләрне озатып йөрүгә, шулай ук аларның якыннарына ярдәм итүгә басым ясыйлар.
«Исламда шәфкатьлелек - бик мөһим әйбер. Сугыш хәрәкәтләре зонасында төрле милләт һәм дин кешеләренең ни рәвешле хәрби бурычларны үтәве һәм бер-берсенә ярдәм итүе аеруча ачык күренә. Егетләр үзләре: «Анда атеистлар юк», - ди. Әмма өйгә кайткач та хәрбиләрнең үзләре, әти-әниләре, хатыннары һәм балалары белән эшләү мөһим, чөнки күп кенә мәсьәләләр рухи, психологик һәм социаль ярдәм таләп итә», – диде Җәләлетдинов.
Бу эшне киңәйтү өчен республикада «Геройлар таянычы» ресурс үзәге төзелгән. Бүген үзәк белгечләре махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә психологик, социаль һәм консультатив ярдәм күрсәтә. Бу эштә кризис, гаилә, яшүсмер һәм балалар психологлары җәлеп ителгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз