news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Новосибирск мөфтиятендә балалар өчен оештырылган җәйге курсларга нәтиҗә ясадылар

Новосибирск мөфтиятендә балалар өчен оештырылган җәйге курсларга нәтиҗә ясадылар
Фото: Россия мөселманнары Дини җыены Үзәкләштерелгән дини оешмасы матбугат хезмәте

Новосибирск өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәтендә балалар өчен оештырылган җәйге курсларга нәтиҗә ясадылар. Бу хакта Россия мөселманнары Дини җыены Үзәкләштерелгән дини оешмасы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Курсларда алынган белемнәр – ул гади дәресләр генә түгел. Бу –үсеп килүче буынның рухи киләчәгенә, аларның әхлакый тәрбиясенә һәм Аллаһы Тәгалә белән бәйләнешенә кертелгән өлеш. Укытучылар да, ата-аналар да яшь мөселманнарның үз диннәре турындагы белем дөньясы белән эчкерсез кызыксынуын билгеләп үтте.

Балалар курсларда вакытларын файдалы итеп үткәрде: Коръәнне өйрәнде, ислам нигезләрен, намаз уку кагыйдәләрен, пәйгамбәрләр тарихын үзләштерделәр. Әхлак дәресләре дә кызыклы узды, аларда игелек, намуслылык, ата-аналарны һәм олыларны хөрмәт итү, шәфкатьлелек, җаваплылык, кече Ватанга һәм бөек Россиягә мәхәббәт тәрбияләү, шулай ук күпконфессиональ җәмгыятебездә тынычлык һәм татулык кыйммәтләрен аңлау турында сүз барды.

Аллаһы Тәгалә изге ниятләребезне һәм хезмәтләребезне кабул итсен, безне белем юлында ныгытсын, курста катнашучыларга бәрәкәт һәм бу мөһим башлангычка фатихасын бирсен, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot