Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанның Актерлар йортында балалар өчен «Җиңү Геройларына дан» патриотик бәйгесе узды
Җиңү көнен бәйрәм итәр алдыннан Казанда «Җиңү Геройларына дан» конкурсы узды. Чара М.Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында оештырылды һәм төрле иҗади номерлар тәкъдим иткән 100гә якын катнашучыны берләштерде.
Бәйге программасына өч номинация кертелгән иде. Конкурста катнашучылар «нәфис сүз» номинациясендә Бөек Ватан сугышына багышланган шигырьләр укыды. Шулай ук «Вокал» һәм «Инструменталь башкару» номинацияләре тәкъдим ителде. Соңгысында конкурсантлар төрле музыка коралларында – фортепиано, гитара, саксофон һәм гармунда уйнау осталыкларын күрсәтте.
Быел катнашучылар саны 94кә җитте, бу узган елгыдан ике тапкырга диярлек артыграк. Конкурсның географиясе дә киңәйде: казанлылардан тыш, сәхнәдә Алабуга, Чаллы һәм Чабаксар вәкилләре дә чыгыш ясады. Бәйгедә 5 яшьтән 17 яшькә кадәрге конкурсантлар катнашты.
Фото: © «Татар-информ», Иван Семенов
Конкурсның мәртәбәле кунаклары арасында Татарстан Республикасы Дзюдо федерациясе баш тренеры Алексей Нефедов, РФ Хөкүмәтенең мәдәният өлкәсендәге премиясе лауреаты, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Дмитрий Туманов, шулай ук «Казанские тигры» командасының баш тренеры һәм җитәкчесе Руслан Шиһабетдинов бар иде.
Фото: © «Татар-информ», Иван Семенов
Жюри составына «Созвездие-Йолдызлык» театры актеры Геннадий Туманов, «Репетиция» балалар театр студиясенең җырчы һәм вокал буенча педагогы Екатерина Хлебникова, «Репетиция» балалар театр студиясе җитәкчесе Гүзәл Сибгатуллина, журналист һәм публицист Кадрия Хәммәдиева керде.
Фото: © «Татар-информ», Иван Семенов
Конкурс программасы рус һәм татар телләрендәге чыгышларны үз эченә алды, ә Гран-при иясенә велосипед тапшырылачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз