news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Искешәһәрдә мәдәният көннәрендә татар ризыкларын, киемнәрен һәм җырларын тәкъдим иткәннәр

Искешәһәрдә мәдәният көннәрендә татар ризыкларын, киемнәрен һәм җырларын тәкъдим иткәннәр
Фотоларны «Татар-информ»га Сәрдар Акташ тәкъдим итте

Төркиянең Искешәһәрдәге Техник университетында мәдәният көннәре булган. Чараны YUDER (Халыкара студентлар ассоциациясе) оештырган. 20 чит илдән килгән студентлар үз мәдәниятләрен, киемнәрен һәм милли ризыкларын тәкъдим иткәннәр.

«Без татар ризыкларын әзерләдек: гөбәдия, өчпочмаклар, чәкчәк, бавырсаклар өстәлебезне бизәп торды. Китапларыбыз, тальян гармун, самавыр белән татар чәе, түбәтәй белән калфаклар да барлык килгән кунакларның игътибарын җәлеп итте. Килгән кунаклар түбәтәйләр киеп безнең белән фотога төштеләр», – диде «Татар-информ»га әлеге университетта укыган Әдилә Бәдертдинова.

Татарстанны һәм татар мәдәниятен тәкъдим итүдә Әсма Шәйхиева, Айсылу Муллина, Әдилә Бәдертдинова, Зөлфия Низамова, Әминә Лятиева, Ясин Хәйдәров катнашкан.

Шулай ук, мәдәният көннәрендә Үзбәкстан, Казахстан, Төркмәнстан, Таҗикстан, Индонезия, Кыргызстан, Ирак, Мисыр, Палестина, Сурия, Сомали, Таиланд, Пакистан, Әфганстан вәкилләре дә булган.

«⁠Чит милләт кешеләре Татарстан белән нык кызыксындылар, бик куп сораулар бирделәр, тарихыбызны, гореф-гадәтләребезне өйрәнделәр. Милли ризыкларыбызга хәйран калдылар, гөбәдияне аеруча нык ошаттылар. Берничә тапкыр яныбызга килеп, чәкчәкнең ничек ясалганын сорадылар. Аннары алар белән бергә «Туган як» җырын җырладык. Чит милләтләр Татарстанны нык ошатты. Аллаһ насыйп итсә, татарларның туган ягына да килербез дип сүз бирделәр», – диде Зөлфия Низамова.

news_right_1
news_right_2
news_bot