Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Кама Тамагы районы Даныш авылында мәдәният йортына капиталь ремонт ясыйлар
Кама Тамагы районының Даныш авылында Кооператив урамында урнашкан мәдәният йортына капиталь ремонт ясыйлар, дип хәбәр иттеләр Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгында.
Татарстан Республикасының Баш инвестиция-төзелеш идарәсендә искәртүләренчә, гомуми мәйданы 217 квадрат метр тәшкил иткән бер катлы бинада комплекслы ремонт эшләре планлаштырылган. Төзүчеләр бинаның түбәсен һәм фасадын яңарткан, тышкы инженерлык челтәрләрен ремонтлаган инде. Хәзерге вакытта бүлмәләрне бизәкләү һәм эчке инженерлык коммуникацияләрен алыштыру эшләре бара. Программа буенча янәшәдәге территория дә төзекләндереләчәк. Объектның оператив әзерлеге 62 процент тәшкил итә.
Яңартылган мәдәният йортында 50 урынлы тамаша залы, сәхнә, грим бүлмәсе, китапханә, кабинет һәм холл урнашачак. Шулай ук яңа җиһазлар һәм мебель куелачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз