news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Дәрвишләр бистәсенең «Смородина» торак комплексындагы мунчада чыккан янгынны сүндерәләр

Казанның Дәрвишләр бистәсендәге «Смородина» торак комплексында (Стадион урамы, 1) урнашкан мунчада янгын чыккан.

Янгын сүндерүчеләр килгәндә, ялкын телләре кирпеч бинаның икенче катын ялмап алган була инде, аннан кара төтен күтәрелә. Администрация вәкилләре сүзләренчә, эчтә беркем дә булмаган.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итүләренчә, урында Казан гарнизоны хезмәткәрләре эшли.

news_right_1
news_right_2
news_bot