news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Республикасы көнендә +19 градуска кадәр җылы булачак, явым-төшем көтелми

Татарстан Республикасы көнендә +19 градуска кадәр җылы булачак, явым-төшем көтелми
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Татарстан Республикасы көнендә республикада алмашынучан болытлы, явым-төшемсез һава торышы көтелә, төнлә һәм иртән урыны белән томан төшәргә мөмкин, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

Төньяк-көнбатыштан секундына 5-10 метр тизлектә җил исә, көндез аның тизлеге урыны белән 14 метрга кадәр җитә. Төнлә һава температурасы +2..+7 градус тәшкил итте, урыны белән һавада һәм туфракта -1 градуска кадәр кырау күзәтелде. Көндез һава +14..+19 градуска кадәр җылыначак.

Казанда бәйрәм көнендә алмашынучан болытлы һава торышы саклана, явым-төшем көтелми. Төньяк-көнбатыштан секундына 5-10 метр тизлектә җил исә, урыны белән аның тизлеге 14 метрга кадәр җитә. Башкалада көндез термометр баганалары +17..+19 градусны күрсәтәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot