Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Республика көнендә Казансу елгасында суднолар хәрәкәтен чикләргә ниятлиләр
Татарстан Республикасы һәм Казан шәһәре көнендә, 30 августта, Казансу елгасының Миллениум күпереннән Киров дамбасына кадәрге участогында суднолар хәрәкәтен чикләргә ниятлиләр. ТР Министрлар Кабинетының шул хактагы карары проекты әлегә коррупциягә каршы экспертиза уза.
Документ текстында әйтелгәнчә, чикләү эчке су транспорты судноларына, шул исәптән гидроциклларга һәм кече үлчәмле суднолар реестрында дәүләт теркәве узарга тиеш булмаган кече үлчәмле судноларга кагылачак.
Кече үлчәмле суднолар хәрәкәте 30 августта 16.00 сәгатьтән 22.30 сәгатькә кадәр чикләнер дип көтелә.
Чикләүне тәэмин итүдә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе һәм ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы көчләре һәм чаралары җәлеп ителәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз