Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
“Вөҗдан иреге һәм дини берләшмәләр турында” ТР Законына үзгәрешләр кертелә
“Вөҗдан иреге һәм дини берләшмәләр турында” ТР Законына үзгәрешләр кертү хакында” ТР Законын кабул итү зарурлыгы республика законын федераль законнарга туры китерүгә, ТР З
(Казан, 16 октябрь, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бүген парламентның Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты “Мәгариф” илкүләм өстенлекле проектына күзәтчелек итүче комиссия белән берлектә уртак утырышын уздырды. Утырышны комитет рәисе Разил Вәлиев алып барды.
Көн тәртибенә чыгарылган мәсьәләләрнең берсе “Вөҗдан иреге һәм дини берләшмәләр турында” ТР Законына үзгәрешләр кертү белән бәйле иде. Әлеге закон проектына бирелгән аңлатмадан күренгәнчә, “Вөҗдан иреге һәм дини берләшмәләр турында” ТР Законы кеше һәм гражданның теләсә кайсы динне ирекле тоту яисә берсен дә тотмау, дини эшчәнлек белән шөгыльләнү турында ТР Конституциясендә күрсәтелгән хокукын тәэмин итү һәм гамәлгә ашыру гарантиясен билгели.
“Вөҗдан иреге һәм дини берләшмәләр турында” ТР Законына үзгәрешләр кертү хакында” ТР Законын кабул итү зарурлыгы республика законын федераль законнарга туры китерүгә, шулай ук 2009 елның 14 августындагы ““Вөҗдан иреге һәм дини берләшмәләр турында” ТР Законынының аерым нигезнамәләренә ТР Прокуроры протестына бәйле.
Яңа эшләнгән закон проекты нигезендә, 6 статьяның 5 һәм 6 пунктларын түбәндәге редакциядә бәян итәргә тәкъдим ителә. “Һөнәри дин белеме учреждениеләре (рухи белем бирү учреждениеләре) дәүләт оешмалары буларак теркәлергә тиеш һәм алар белем бирү эшчәнлеген гамәлгә аәыру хокукына дәүләт лицензиясе ала. Әлеге учреждениеләр лицензияләр нигезендә, федераль дәүләт белем бирү таләпләренә таянып, уку-укыту программаларын гамәлгә ашырырга һәм дәүләт аккредитациясе алган очракта, белем бирүнең тиешле дәрәҗәсе турында билгеләнгән тәртиптә дәүләт үрнәгендәге документлар бирергә хокуклы. Һөнәри дин белеме учреждениесенең (рухи белем бирү учреждениесенең) дәүләт статусы (белем бирү учреждениесенең алар гамәлгә ашыра торган уку-укыту программаларының дәрәҗәсе һәм юнәлеше нигезендә билгеләнүче тибы, төре һәм категориясе) дәүләт аккредитациясе алганда билгеләнми.
Дәүләт лицензиясе булган һөнәри дин белеме учреждениеләренең көндезге бүлекләрендә укучы гражданнар РФ законнарында каралган ташламалардан файдаланалар”.
Әлеге закон проектын беренче укылышта кабул итәргә тәкъдим итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз