news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Вөҗдан иреге буенча эксперимент

Вөҗдан иреге буенча эксперимент

(Казан, 17 декабрь, «Татар-информ», Фоат Уразаев). Түбән Новгородның кайбер мәктәпләрендә алдагы уку елында, эксперимент рәвешендә генә булса да, «Дөньядагы диннәр мәдәнияте тарихы» укытыла башлаячак. Бу хакта карар шушы көннәрдә генә өлкә хакимияте тарафыннан үткәрелгән «Түбән Новгород өлкәсендәге уку йортларында дингә кагылышлы фәннәрне укыту проблемалары» дигән «түгәрәк өстәл» утырышында кабул ителгән.

Өлкәнең мәгариф һәм фән министры Сергей Наумов бу җәһәттән: «Без православие дәресләрен мәҗбүри укытуны кертмәячәкбез. Без балаларны бер дингә генә ышанырга мәҗбүр итә алмыйбыз, ә аларда дөньядагы барлык диннәр турында да күзаллау булдырырга тиешбез», — дип белдергән. Әлбәттә, бүгенге хокуксызлык шартларында мондый белдерү һәм Россия төбәкләрендә вөҗдан ирегенең шулай эксперимент формасында гына булса да юл яра башлавы бу ил өчен алгарышлы күренеш булып тора. Ләкин моның өчен төбәкләрдә тиешле шартлар да тудырылырга тиеш.

Түбән Новгород өлкәсендә бүгенге көндә 60 меңгә якын татар яши. Әмма милләттәшләребез тупланып яшәгән урыннарда аерым татар мәктәпләре юк. Димәк, «Дөньядагы диннәр мәдәнияте тарихы» укытылса да, бу балаларга Ислам мәдәниятен һәм тарихын, шулай ук туган телне аерым һәм тирәнтен укыту мөмкинлеге булмаячак. Шуңа күрә мөселман өммәтеннән булган балалар өчен Россия төбәкләрендә этномәдәни юнәлештәге мәктәпләр булдыру ихтыяҗы бүген бигрәк тә нык сизелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100