Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Дагыстанда 15 террорчылык җинаяте оештырган үсмерне тотканнар
Дагыстанда 15 террорчылык җинаяте оештырган яшүсмер тоткарланган. Бу хакта ТАСС агентлыгы яза.
«Дагыстан Республикасында Россия территориясендә террорчылык оешмалары дип танылган халыкара, шул исәптән яшьләр, интернет берләшмәләрен оештыручы һәм администраторы булган 17 яшьлек үсмер тоткарланды. Аңа карата мәктәп укучыларын үтерүне оештыруга әзерләүдә гаепләү белдерелде», - диде Россия Тикшерү комитетының рәсми вәкиле Светлана Петренко.
Россия Федераль иминлек хезмәтенең Иҗтимагый элемтәләр үзәгендә әйтүләренчә, тоткарланучының Россиянең 10 төбәгендә кимендә 15 террорчылык актын оештыруга катнашы бар. Аның эше Украина махсус хезмәтләре тарафыннан финансланган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз