news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чувашиядә Украина пилотсыз очкычлары һөҗүме вакытында зыян күрүчеләр саны 35кә җиткән

Чувашиядә Украина Кораллы көчләренең пилотсыз очкычлары һөҗүме вакытында зыян күрүчеләр саны 35кә җиткән, дип хәбәр итә РИА Новости агентлыгы төбәкнең Сәламәтлек саклау министрлыгына сылтама белән.

Искәртеп үтәбез, сишәмбе көнне пилотсыз очкычлар Чабаксарга һөҗүм итте. 28 торак йортның һәм 32 кешенең зыян күрүе турында хәбәр ителгән иде. Ике кеше һәлак булган.

«Оператив мәгълүматлар буенча, бу сәгатькә Чабаксар шәһәрендә 5 майдагы пилотсыз очкычлар һөҗүме нәтиҗәсендә 37 кеше зыян күргән, аларның икесе һәлак булган. Республика медицина оешмаларында 11 кеше дәвалануын дәвам итә, шуларның өчесе - авыр хәлдә», - дип белдерделәр Чувашиянең Сәламәтлек саклау министрлыгында.

Хәзерге вакытта барлык зыян күрүчеләр белгечләрнең даими күзәтүе астында.

news_right_1
news_right_2
news_bot