news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кайбыч районы Чүти мәктәбендә иң яхшы нәтиҗәләр күрсәткән укучыларга бүләкләр тапшырылды

Чүти урта мәктәбендә узган уку елы йомгаклары буенча иң яхшы нәтиҗәләр күрсәткән укучыларны бүләкләү тантанасы узды. Алар арасында уку алдынгылары, олимпиада җиңүчеләре һәм призерлары, спортчылар һәм активистлар бар, дип яза «Кайбицкие зори» газетасы.

Балаларның күбесе берьюлы берничә номинациядә бүләкләнде, бу аларның һәр нәрсәдә сәләтле булуын тагын бер кат раслый.

Мәктәп директоры Рәис Хөснетдинов балаларга тырышып укулары өчен рәхмәт белдерде, җиңүләре белән котлады һәм тагын да зуррак уңышларга ирешүләрен теләде.

news_right_1
news_right_2
news_bot