news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе MAX мессенджерында рәсми канал ачты

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе MAX илкүләм мессенджерында рәсми канал ачты.

«Республика Үзәк сайлау комиссиясенең MAX илкүләм мессенджерындагы рәсми каналына кушылыгыз, Татарстанда сайлау системасы үсешен актив күзәтеп торучы берләшмәнең бер өлеше булыгыз», - диелә матбугат хезмәте хәбәрендә.

ТР Үзәк сайлау комиссиясе каналына түбәндәге сылтама буенча язылырга мөмкин.

Элегрәк МАХ мессенджерында теркәлүчеләр саны 80 миллионнан артып китүе турында билгеле булган иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot