news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

V чакырылыш ТР парламентына депутатлыкка “Бердәм Россия” кандидатлары исемлеге расланган

10 партия ТР ДС составына керү хокукы өчен көрәшергә тели

 (Казан, 16 июль, «Татар-информ», Екатерина Виславская). Бүген ТР Үзәк сайлау комиссиясе утырышында V чакырылыш ТР Дәүләт Советына депутатлыкка “Бердәм Россия” партиясенең төбәк бүлеге тәкъдим иткән кандидатлар исемлеге расланды.

“Бердәм Россия” партиясенең төбәк бүлеге исемлегендә 56 кандидатура бар. Исемлек һәм барлык кирәкле документлар ТР Үзәк сайлау комиссиясенә 14 нче июльдә бирелде.

Бүгенге утырышта ТР Премьер-министры урынбасары, “Бердәм Россия” партиясенең төбәк бүлеге сайлау штабы башлыгы һәм партиянең тулы вәкаләтле вәкиле Юрий Камалтынов, партиягә ярдәм итү Татарстан төбәк фонды баш бухгалтеры Ирина Тарасова, “Бердәм Россия” партиясенең төбәк бүлеге сәяси советы вәкиле, партиягә ярдәм итү Татарстан төбәк фонды президенты Геннадий Глушков катнашты.

Әлеге затлар, ТР Үзәк сайлау комиссиясе карары белән, “Бердәм Россия” партиясенең төбәк бүлегенең финанс мәсьәләләр буенча тулы вәкаләтле вәкилләре сыйфатында теркәлгән. Алар комиссия рәисе Әгъзәм Гобәйдуллиннан тиешле таныклыклар кабул итеп алдылар.

Моннан тыш, бүген ТР Үзәк сайлау комиссиясе вәкилләре “Бердәм Россия” партиясенең төбәк бүлегенең махсус сайлау счетын ачу турында мәсьәләне карады. ТР Үзәк сайлау комиссиясе карары белән, счет ачарга рөхсәт бирелде.

ТР Үзәк сайлау комиссиясе кандидатлар исемлеген раслаганнан соң, тәкъдим итлгән документларны ТР буенча ЭЭМ, Федераль миграция хезмәтенең ТР буенча идарәсенә, Федераль салым хезмәтенең ТР буенча идарәсенә һәм дәүләт теркәве, кадастр, картография федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсенә җибәрәчәк, алар мәгълүматларны җентекләп тикшерәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot