news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

V чакырылыш ТР Дәүләт Советының республика җитәкчелеге катнашында чираттагы утырышы башланды

Утырышта ТР ПРезиденты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры Илдар Халиков һ.б. катнаша

(Казан, 26 ноябрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Бу минутларда V чакырылыш ТР Дәүләт Советының чираттагы утырышы башланып китте. Утырышта ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры Илдар Халиков һәм дәүләт ведомстволары, органнары вәкилләре, 86 депутат катнаша.

"Татар-информ" алдан хәбәр биргәнчә, көн тәртибенә 41 мәсьәлә чыгарылган, шул исәптән, ТРның 23 закон проекты. 10 закон проектын беренче укылышта, 9 ын исә икенче укылышта карау планлаштырыла.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot