Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
V чакырылыш ТР Дәүләт Советының III утырышы республика җитәкчелеге катнашында үзенең эшен башлады
Утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнаша
(Казан, 30 октябрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Бу минутларда V чакырылыш ТР Дәүләт Советының III утырышы башланды. Аның эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнаша.
Көн тәртибенә 54 мәсьәлә кертелгән иде. Депутатлар 2015 елга һәм 2016-2017 еллардагы планлы чорга ТР бюджеты проектын I укылышта караячак. Моннан тыш, 2014 елга һәм 2015-2017 еллардагы планлы чорга кабул ителгән ТР бюджетына, шулай ук ТР Бюджет кодексына төзәтмәләр кертү ниятләнә.
Кайбер депутатларның тәкъдимнәре буенча сессиядә каралачак сораулар саны арттырылды - аларның саны 78гә җитте. Татарстан Республикасы Дәүләт Советының законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Шакир Яһудин өстәмә 9 мәсьәлә кертүне сорады. ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев ТР Милли китапханәсе төзелеше проекты буенча мәсьәлә кертүне сорады. Тик парламент рәисе Фәрит Мөхәммәтшин әлеге мәсьәлә буенча тиешле документлар һәм әзерлек булмаганлыктан, бу сорауны кертү урынсыз булыр, дип белдерде. Бу мәсьәләнең алдагы утырышларда каралачагына ышандырды.
Бүген каралачак сорауларның 35ен Татарстан Республикасы законнары проектлары, 11ен федераль закон проектлары һәм Мурманск өлкә Думасының Россия Дәүләт Думасына керткән закон чыгару инициативасы тәшкил итә. Көн тәртибенә чыгарылучы 15 закон проекты республикадагы аерым муниципаль берәмлекләрнең чикләренә һәм статусларына кагылышлы. Депутатлар шулай ук Татарстан Республикасы җәмәгать судьяларын сайлау турында һәм Татарстан Республикасы Адвокатлар палатасының квалификация комиссиясе составына Татарстан Республикасы Дәүләт Советы вәкилләрен сайлау турында һ.б. мәсьәләләрне караячак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз