news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

V чакырылыш ТР Дәүләт Советының беренче утырышына әзерлек һәм аны үткәрү мәсьәләләре хәл ителде

Парламент депутатлары вәкилләре киңәшмәсен оештыру комитеты һәм аның тәкъдимнәре турында сораулар каралды

 (Казан, 30 сентябрь. “Татар-информ”). Бүген V чакырылыш Дәүләт Советы депутатларының вәкилләре катнашында киңәшмә булды. Анда территориаль җыелышларда вәкил булып сайланган депутатлар яңа чакырылыш Дәүләт Советының беренче утырышын оештыру һәм уздыру мәсьәләләрен карадылар.

Нигезләмә буенча, вәкилләр киңәшмәсен Дәүләт Советының иң өлкән депутаты, ә ул - Марат Галиев, ачып җибәрде һәм алып барды. Ул Дәүләт Советының Президиумы беренче утырышны 1 октябрьгә билгеләгәнлеген искә төшерде. Беренче утырышны оештыру һәм уздыруга кагылышлы мәсьәләләрне карар өчен Президиум депутатлар вәкилләре катнашында киңәшмә үткәрергә карар кылган.

Марат Галиев тәкъдиме белән, депутатлар V чакырылыш Дәүләт Советы депуталары вәкилләре киңәшмәсен оештыру комитеты һәм аның тәкъдимнәре турында сораулар каралды. Тавыш бирү нәтиҗәсендә, оештыру комитетына 11 кеше сайланды, аның рәисе итеп депутат Лотфулла Шәфигуллин билгеләнде.

Киңәшмәдә ТР Дәүләт Советы Рәисен һәм Дәүләт Советының Федерация Советындагы әгъзасын сайлау тәртибен электрон система ярдәмендә башкарырга тәкъдим ителде. Киңәшмәдә катнашучылар шулай ук парламентның беренче утырышын радио һәм телевидениедән туры трансляцияләү турында карар кабул иттеләр.

Оештыру комитеты тәкъдиме белән, депутатлар вәкилләре Дәүләт Советы Рәисе кандидатурасына тәкъдимнәр, парламент комитетлары һәм комиссияләрен оештыру һәм сайлау, Президиум составы һәм башкалар турындагы сорауларны карады, дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән үзара эшчәнлек бүлеге .

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100