news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

V чакырылыш ТР Дәүләт Советының беренче утырышы башланды

V чакырылыш ТР Дәүләт Советының беренче утырышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнаша

(Казан, 1 октябрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Бу минутларда V чакырылыш Дәүләт Советының беренче утырышы башланды. Аның эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Президент Аппараты, Хөкүмәте вәкилләре, ТР прокуроры Илдус Нәфыйков, муниципаль берәмлекләр башлыклары һәм башкалар катнаша. Көн тәртибенә кертелгән мәсьәлә буенча ТР Дәүләт Советы Рәисе сайланганчы, утырышны республика парламентының яшь буенча иң өлкән депутаты Марат Галиев алып бара.

Искәртеп узабыз, бүгенге утырыш оештыру характерында узачак. Көн тәртибенә 15 мәсьәлә кертелгән.

Яңа сайланган депутатларга Дәүләт Советы Рәисен, аның урынбасарларын, Дәүләт Советы Президиумын сайларга туры киләчәк. Утырыш барышында парламентның комитетлары оештырылып, аларның составы билгеләнәчәк. Комитет рәисләре комитетларның беренче утырышларында расланачак. Дәүләт Советының көзге сессиясенең эшче органнарын сайлау, Дәүләт Советының татар һәм рус телләрендә ТР законнары текстлары бердәйлеген раслау һәм депутат этикасы комиссияләрен оештыру ниятләнә.

Депутатлар ТР Үзәк сайлау комиссясенең V чакырылыш Дәүләт Советына сайлаулар нәтиҗәләре турындагы мәгълүматны тыңлап, Васил Шәйхразиевны ТР Премьер-министры урынбасары итеп билгеләүне раслау мәсьәләсен тикшерәчәк.

Шулай ук бүген ТР Дәүләт Советына республика парламенты вәкиленә Федерация Советы әгъзасы вәкаләтләрен бирү мәсьәләсе дә каралачак.

Тикшерелә торган мәсьәләләрнең мөһимлеген истә тотып, Дәүләт Советы Президиумы республика парламентының беренче утырышын теле- һәм радиотрансляцияләү турындагы карар кабул иткән. Ул сәгать 10.00 да "ТНВ-Татарстан" телеканалыһәм "Болгар радиосы" радиостанциясендә (91,5 FM) башлана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100