news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

V чакырылыш ТР Дәүләт Советында Бөтендөнья татар конгрессы эшчәнлеге турында сүз булды

Конгресс эшчәнлеге ул безнең барыбызга да кагыла, дип саный конресс Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров

 (Казан, 18 ноябрь, “Татар-информ”). Бүген ТР Дәүләт Советы депутатлары, “Татар-информ” алдан хәбәр иткәнчә, Бөтендөнья татар конгрессы эшчәнлеге турында мәгълүмат тыңладылар. Парламентның Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында аның буенча Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ринат Закиров чыгыш ясады. Конгресс сайты исә әлеге чыгыш турында тәфсилләп мәгълүмат бирә.

«Конгресс эшчәнлеге ул безнең барыбызга да кагыла, - дип башлап җибәрде сүзен Ринат Закиров. - Чөнки тотрыклылык, милләтара тынычлык бөтенебезгә дә кирәк».

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе оешманың тарихы, бүгенгесе, эш юнәлешләре, максатлары, алдагы елларга планы турында эчтәлекле чыгыш ясап, ул татар конгрессы каршында торган төп мәсьәлә итеп милли мәгариф проблемасын билгеләде. Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы белән тыгыз эш алып барганлыгын ассызыклады. Шулай ук ул татар конгрессы тәкъдиме белән таныштырды: 9 нчы сыйныфтан соң бирелә торган татар теленнән имтиханның әһәмиятен күтәрер өчен сертификат тапшырылырга тиеш. Әлеге документ югары белем алып дәүләт хезмәтенә дәгъва иткән кешеләргә квалификацион имтихан кебек саналса, аның әһәмияте дә югары булачак.

Ринат Закировның чыгышын җөпләп, «Татарстан - Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе җитәкчесе, депутат Илшат Әминов татар басмалары язмышына конгресс мөнәсәбете белән кызыксынды. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе, татар басмалары дәүләттән дотация алып сакланырга тиеш, дигән фикерен җиткерде, диелә әлеге язмада.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100