news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

V чакырылыш ТР Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр җәмәгать палатасының беренче утырышы уздырыла

Анда аның рәисен билгеләү, комиссиясен булдыру һ.б. сораулар каралачак

 (Казан, 13 ноябрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Иртәгә ТР парламентында V чакырылыш ТР Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр җәмәгать палатасының беренче утырышын уздыру планлаштырыла. Анда депутатлар корпусы җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшинның катнашуы көтелә.

Утырышта узган чакырылыш каршында эшләгән Яшьләр җәмәгать палатасының эшчәнлегенә нәтиҗә ясау, хәзерге чакырылыш каршындагы Яшьләр җәмәгать палатасын формалаштыру, аның рәисен сайлау, комиссиясен булдыру һ.б. сораулар каралачак, дип хәбәр итә “Татар-информ” МАна ТР Дәүләт Советының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән үзара хезмәттәшлек бүлеге.

news_right_1
news_right_2
news_bot