news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

V чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының өченче утырышы була

Президиум республика парламенты утырышының көн тәртибенә 54 мәсьәлә тәкъдим итә

 (Казан, 28 октябрь, “Татар-информ”). V чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының чираттагы III утырышы 30 октябрьдә була.
Президиум республика парламенты утырышының көн тәртибенә 54 мәсьәлә тәкъдим итә. Аларның күбесе республика бюджетына бәйле, дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән үзара эшчәнлек бүлеге.

Аерым алганда, депутатлар 2015 елга һәм 2016-2017 еллардагы планлы чорга ТР бюджеты проектын I укылышта караячак. Моннан тыш, 2014 елга һәм 2015-2017 еллардагы планлы чорга кабул ителгән ТР бюджетына, шулай ук ТР Бюджет кодексына төзәтмәләр кертү ниятләнә.

Дәүләт Советы Президиумының парламент башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин рәислегендә 23 октябрьдә узган беренче утырышында шул хакта карар кабул ителгән иде. Чарада катнашучыларны сессия каравына тәкъдим ителә торган көн тәртибе белән Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина таныштырды. Каралачак сорауларның 35ен Татарстан Республикасы законнары проектлары, 11ен федераль закон проектлары һәм Мурманск өлкә Думасының Россия Дәүләт Думасына керткән закон чыгару инициативасы тәшкил итә. Көн тәртибенә чыгарылучы 15 закон проекты республикадагы аерым муниципаль берәмлекләрнең чикләренә һәм статусларына кагылышлы. Депутатлар шулай ук Татарстан Республикасы җәмәгать судьяларын сайлау турында һәм Татарстан Республикасы Адвокатлар палатасының квалификация комиссиясе составына Татарстан Республикасы Дәүләт Советы вәкилләрен сайлау турында карарлар кабул итәчәкләр.

Шулай ук “Россия Федерациясендә FIFA футбол буенча 2018 елгы дөнья чемпионатын, FIFA 2017 елгы Конфедерацияләр кубогын әзерләү һәм үткәрү, Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында”гы Федераль законның 27 статьясына үзгәреш кертү хакында”гы федераль закон проектына Татарстан Республикасы Дәүләт Советының инициативасы да карлачак.

ТР Дәүләт Советының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән үзара эшчәнлек бүлегендәгеләр искәртеп узганча, ТРның 2015 елга һәм 2016-2017 еллардагы планлы чорга төп финанс законы проекты октябрь аенда фикер алышулар аша узды һәм Татарстан Дәүләт Советының барлык комитетларында хупланды, шулай ук парламент тыңлауларында каралды. Республика Хөкүмәте бюджетны мөмкин кадәр тизрәк кабул итүне сорый, гәрчә документ хәзерге күрсәткечләрдән шактый аерылган нефть бәясе һәм доллар курсы параметрларыннан чыгып эшләнгән булса да. Парламент тыңлаулары вакытында ТР Премьер-министры Илдар Халиков катлаулы икътисади вазгыять шартларында бюджетны тиз арада кабул итү, бюджет дисциплинасын һәм 2015 елның 1 гыйнварыннан бюджетның вакытында үтәлешен тәэмин итү өчен кирәк, дип ассызыклады.

2015 елга ТР консолидацияләнгән бюджеты керемнәренең гомуми күләме 181,6 миллиард, чыгымнары 186,9 миллиард сум (дефицит - 5,3 миллиард сум) күләмендә булыр дип фаразлана. 2015 елга республика бюджеты табышы147,6 һәм чыгымнары 153 миллиард сум (дефицит - 5,4 миллиард сум) күләмендә билгеләнгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100