news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

V чакырылыш Дәүләт Советының IV утырышында 2015 нче елга бюджет проекты икенче укылышта каралачак

Сессиядә шулай ук ТР Милли китапханәсенең яңа бинасы төзелеше барышы турындагы мәгълүмат тыңланачак

(Казан, 19 ноябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бүген ТР Дәүләт Советында Татарстан парламенты башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин җитәкчелек иткән президиум утырышында бишенче чакырылыш Дәүләт Советының дүртенче утырышын 26 нчы ноябрьдә үткәрү карар ителде.

ТР Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина белдергәнчә, сессиянең көн тәртибенә 41 мәсьәлә кертелә. Алар арасында Татарстан Республикасының 23 закон проекты, шулай ук комитетлар керткән 7 федераль закон проекты бар.

Икенче укылышка “Татарстан Республикасының 2015 елга, 2016 һәм 2016 елларның планлы чорына бюджеты турында”гы закон проекты чыгарыла. Бу сессия көн тәртибендәге төп сорау булып тора. Билгеле булганча, әлеге закон проекты беренче укылышта 30 нчы октябрьдә бишенче чакырылыш Дәүләт Советының өченче утырышында кабул ителгән иде. Татарстан Хөкүмәте һәм Дәүләт Советы депутатлары тарафыннан закон проектына карата 113 төзәтмә кертелгән, аларның 8ен Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты утырышта кире кагуга тәкъдим иткән, шул рәвешле, 105е расланган.

Сессиядә икенче укылышта барлыгы 9 закон проекты каралачак. Алар арасында “Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында”гы ТР законына үзгәрешләр кертү турында”гы закон проекты, “ТРда гражданнарга социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә аерым сорауларны җайга салу турында”гы закон проекты, “ТР Мәҗбүри медицина иминияте территориаль фондының 2015 елга , 2016 һәм 2017 елларның планлы чорына бюджеты турында”гы закон проекты, “ТРда гражданнарга бушлай юридик ярдәм күрсәтү турында”гы ТР Законының 12 нче маддәсенә үзгәрешләр кертү турында”гы закон проекты, “Ятим балаларны һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны торак белән тәэмин итү" һәм “ТРда халыкка адреслы социаль ярдәм турында”гы ТР Законының 8 нче маддәсенә үзгәрешләр кертү турында”гы Законга үзгәрешләр кертү турында” закон проекты, “ТРда инвестиция эшчәнлеге турында”гы ТР Законының 9 нчы маддәсенең 7нче абзацының үз көчен югалтуы турында”гы закон проекты, “ТР территориясендә гомуми кулланылыштагы шәһәр җир өсте электр һәм автомобиль транспорты белән пассажирлар ташуны оештыру турында”гы ТР Законының 11 һәм 15 нче маддәләренә үзгәрешләр кертү турында”гы закон проекты, “Физик тәрбия һәм спорт турында”гы ТР Законының 14 һәм 16 нчы маддәләренә үзгәрешләр кертү турында"гы закон проектлары бар.

Көн тәртибендә 10 закон проекты беренче укылышта каралуга кертеләчәк. Аларның 5се – аерым муниципаль район территорияләре чикләрен һәм статусын билгеләү турындагы Законга үзгәрешләр кертү белән бәйле закон проектлары. Беренче укылышта “ТРда җәмәгать тәртибен саклауда гражданнар катнашуы турында”, “Транспорт салымы турында”, “ТР Җир кодексына үзгәрешләр кертү турында”гы һәм башка закон проектлары каралачак.

Лилия Маврина билгеләп узганча, ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев тәкъдиме буенча, утырышта шулай ук Татарстанның Милли китапханәсенең яңа бинасы төзелеше барышы турындагы мәгълүматны җиткерү ниятләнә.

Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп узганча, депутатлар теләсә кайда барлыкка килә торган чүплекләргә каршы көрәш турындагы законны куллану практикасына кагылышлы сорауны да күтәрергә тели. “Президент парк һәм скверлар елы дип игълан иткән 2015 нче елга аяк басабыз. Ул штраф санкцияләрен көчәйтү, җәзаны кырысландыру мөмкинлегенә игътибар юнәлтүне сораган иде. Теләсә кайда чүп-чар ташлап, чүп өеме барлыкка китергән өчен штраф санкцияләре турындагы закон нигезендә, без үзебезнең вәкаләтләр кысаларында рөхсәт ителгән иң югары чикне дә кулландык. Без бу законның барлык нормаларын бик яхшы эшкә җиктек. Шуңа күрә Хөкүмәт вәкиленең бу законны куллану практикасы турындагы мәгълүматын тыңлап китү тәкъдим ителә. Я булмаса, федераль закон чыгару органына штрафны тагын да арттыру инициативасы белән мөрәҗәгать итәргә кирәк. Әмма моңа кадәр гамәлдәге закон коралы ни дәрәҗәдә нәтиҗәле кулланылганын ачыкларга кирәк”, - дип белдерде парламент башлыгы.

Фәрит Мөхәммәтшин фикеренчә, гомумән, штрафларны арттыру кирәк микән? Аның әйтүенчә, хокукый системада җәмгыятькә төрле штрафлар, җәзалар артык күп өелә, дигән сүзләр дә бар. “Чүплекләргә каршы көрәшү мәсьәләсе белән шөгыльләнү кирәклегендә шик юк. Мәдәният елын дәвам иттереп, республика территориясен чистарту өчен барлык мөмкинлекләрне эшкә җигәргә тырышачакбыз”, - диде Дәүләт Советы Рәисе.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100