Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
V чакырылыш Дәүләт Советының беренче утырышы датасы тиздән билгеле булачак
Датаны IV чакырылыш ТР Дәүләт Советы президиумы раслый
(Казан, 16 сентябрь, «Татар-информ»). V чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының тәүге утырышы датасы 22 сентябрь көнне билгеле булачак, дип хәбәр итә ТР парламенты матбугат хезмәте.
Бу көнне республиканың IV чакырылыш ТР Дәүләт Советы президиумы утырышы булырга тиеш, анда парламентның яңа составының эшли башлау датасы тәгаенләнәчәк.
Искәртеп узабыз: 14 сентябрь көнне узган сайлау нәтиҗәләре буенча, Татарстан Дәүләт Составында өч партия тәкъдим ителәчәк: партия исемлеге буенча 47 һәм 1 мандатлы 36 округта депутат мандаты алган (барлыгы 83 мандат) "Бердәм Россия", 3 депутат мандаты алган КПРФ һәм 1 вәкиле 1 мандатлы округта җиңү яулаган ЛДПР. ТР Дәүләт Советында калган 13 урынны үз-үзләрен күрсәтүчеләр биләр дип көтелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз