news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Җиңү көне уңаеннан Казанда түләүсез юридик ярдәм күрсәтү акциясе оештырылачак

Җиңү көне уңаеннан Казанда түләүсез юридик ярдәм күрсәтү акциясе оештырылачак
Татарстан Халыклар дуслыгы йорты
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Иртәгә, 6 майда, Татарстан Халыклар дуслыгы йортында Җиңү көне уңаеннан түләүсез хокукый ярдәм көне оештырыла. Бу хакта ТР Юстиция министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Профильле ведомстволар, федераль структуралар һәм күзәтчелек органнары белгечләре 9:00-13.00 сәгатьләрдә консультацияләр бирәчәк һәм юридик ярдәм күрсәтәчәк.

Сүз гражданлык, хезмәт, торак һәм гаилә хокукы мәсьәләләре буенча консультацияләр турында бара. Аерым алганда, кызыксынган кешеләргә ташламалар, түләүләр һәм социаль ярдәм буенча аңлатмалар биреләчәк. Шулай ук республика халкына документлар рәсмиләштерүдә ярдәм күрсәтергә һәм дәүләт органнары белән хезмәттәшлек итү буенча киңәшләр бирергә ниятлиләр.

Тиешле мәгълүмат алу өчен үзең белән паспорт һәм актуаль сорау буенча документлар алып килергә, нәрсә кызыксындырганын алдан ук уйларга һәм сорау бирергә оялмаска кирәк – акция бушлай һәм аноним.

Акцияне уздыру урыны - Татарстан Халыклар дуслыгы йорты (Казан, Павлюхин урамы, 57).

news_right_1
news_right_2
news_bot