Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанның Чирмешән районында кыргый киндернең 14 чыганагы юк ителгән
Татарстанның Чирмешән районында полиция хезмәткәрләре кыргый киндер үскән 14 чыганакны юк иткән.
ТР буенча Эчке эшләр министрлыгында хәбәр итүләренчә, составында наркотик булган үсемлекләр «Мәк‑2026» операциясе вакытында табылган. Беренче этапта - 6, икенче этапта, 5 августтан 14 августка кадәр, тагын 8 чыганак юк ителгән.
Чыганакларны ачыклау һәм юкка чыгару эшләре дәвам итә.
«Җирдән файдаланучылар үз участокларында составында наркотик булган үсемлекләрне мөстәкыйль рәвештә юк итәргә тиеш. Бу таләпне үтәмәгән өчен административ җаваплылык, ә наркотикларның законсыз әйләнеше өчен җинаять җаваплылыгы (зур күләмдәге штрафлардан алып иректән мәхрүм итүгә кадәр) яный», - дип кисәттеләр Эчке эшләр министрлыгында.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз