Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чирмешәндә быелның октябрендә яр буен төзекләндерүнең икенче этабы тәмамланачак
Чирмешәндә яр буен төзекләндерүнең икенче этабын 2026 елның 31 октябренә тәмамларга ниятлиләр. Шул хактагы мәгълүмат дәүләт сатып алулары сайтында урнаштырылган.
Әлеге этапны гамәлгә ашыруга 142,5 миллион сум сарыф итү каралган. Шуның 77 миллион сумы - җиһазлар сатып алуга, тагын 39 миллион сумы төзелеш-монтаж эшләренә тотылачак. Калган акча яктырту, видеокүзәтү һәм электр белән тәэмин итү системасын урнаштыруга юнәлдереләчәк.
Проект узган елның августында тәкъдим ителгән «Татарстан парклары» программасы кысаларында гамәлгә ашырыла. Яр буен тулысынча реконструкцияләү инфраструктуралы коры пляж, шулай ук урам сәхнәсен һәм амфитеатрны үз эченә алган вакыйгалар зонасы булдыруны күздә тота.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз