news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан үзәгендә махсус хәрби операциядә катнашучылар файдасына хәйрия концерты узачак

Казан үзәгендә махсус хәрби операциядә катнашучылар файдасына хәйрия концерты узачак
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Якшәмбе, 13 сентябрьдә, Татарстан башкаласы үзәгендә, Бауман урамында, Татарстанның атказанган артистлары катнашында хәйрия концерты була. Оештыручылар җыелган барлык акчаны махсус хәрби операциядә катнашучыларга юнәлдерергә ниятли.

Чыгыш ясаучылар арасында Илнат Фәрхуллин, Альберт Вәлиуллин, Илнар Миранов, «Ямьле» төркеме һәм Гөлназ Асаева кебек Татарстанның танылган башкаручылары бар. Концерт 15:00 сәгатьтә Казан песиенә куелган һәйкәл янындагы сәхнәдә башлана.

Концерт вакытында җыелган барлык акча «Татарстан Республикасы Ватан сугышчылары гаиләләре комитеты» коммерцияле булмаган автоном оешмасы аша хәрбиләргә тапшырылачак.

Чараны Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары хакимияте оештыра.

news_right_1
news_right_2
news_bot