news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан үзәгендә берничә светофор эшләми

Шәһәр үзәгендә – Волков һәм Лесгафт урамнары чатында светофорлар эшләми, дип хәбәр итә Казан мэриясе. Бу электр утын планлы рәвештә бетереп тору белән бәйле. Светофорлар бүген 17:00 сәгатьтә эшли башлар дип көтелә.

Мэриядә шулай ук хәбәр итүләренчә, техник җитешсезлекләр аркасында Себер трактында «Карьер» торак комплексы янындагы светофор да эшләми. Юл хәрәкәте белән идарә итүнең автоматлаштырылган системасы белгечләре аны төзәтү белән шөгыльләнә.

news_right_1
news_right_2
news_bot