news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан үзәгендә җәмәгать транспорты маршрутлары үзгәрә

Бүген, 7 майда, көннең икенче яртысында Татарстан башкаласында, Җиңү парады репетициясенә бәйле рәвештә, 6, 15, 22, 29, 35, 35а, 47, 74, 75, 89нчы автобуслар һәм 7нче троллейбусның хәрәкәт схемалары үзгәрә. Бу хакта Казанның Транспорт комитеты хәбәр итә.

Маршрутлар 16.00 сәгатьтән 23.30 сәгатькә кадәр үзгәрәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot