Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда милли ярыммарафон үткәрелү сәбәпле үзәк урамнарда хәрәкәт вакытлыча чикләнә
Казанда 10-11 октябрьдә «Казан милли ярыммарафоны» Бөтенроссия җиңел атлетика ярышлары узачак. Шул сәбәпле, шәһәрдә транспорт хәрәкәте вакытлыча чикләнә һәм кайбер үзәк урамнарда парковка тыела. Карар проекты коррупциягә каршы экспертиза уза.
Чикләүләр «Миллениум» күпере, Кремль дамбасы һәм Сибгат Хәким урамы тирәсендәге юл участокларына кагылачак.
10 октябрьдә 04:00 сәгатьтән 11 октябрьдә 11:30 сәгатькә кадәр түбәндәге участокларда парковка тыела:
- Кремль яр буе (автомобиль стоянкасы каршындагы муниципаль парковка);
- С.Хәким урамы (60нчы йорт янындагы муниципаль парковка).
Ярышлар көнендә, 11 октябрьдә, хәрәкәт трасса участогына карап этаплап чикләнәчәк.
05:30-10:15 сәгатьләрдә:
- «Миллениум» күпере (хәрәкәт тулысынча ябыла);
- Вишневский урамы (Н.Ершов урамыннан төшү урыныннан күпергә кадәр);
- Подлужная урамы (Толстой урамыннан күпергә кадәр);
- Ф.Әмирхан урамы (тоннельгә керү урыныннан «Миллениум» күперенә кадәр).
05:30-10:45 сәгатьләрдә:
- С.Хәким урамы (Ф.Әмирхан урамыннан Чистай урамына кадәр);
- Чистай боҗрасы (ике уң як полоса);
- «Ак Барс Арена» стадионы тирәсендәге территория (тулысынча ябыла).
05:30-11:15 сәгатьләрдә:
- С.Хәким урамы (Декабристлар урамыннан Ф.Әмирхан урамына кадәр).
- 05:30-11:45 сәгатьләрдә:
- Кремль дамбасы (ике юнәлештә дә);
- Декабристлар урамы (Кремль дамбасыннан Чистай урамына кадәр);
- Батурин урамы (К.Маркс урамыннан Кремль яр буена кадәр);
- Пролетарская урамы, Меңьеллык мәйданыннан төшү урыннары һәм Ташаяк урамы участогы.
11 октябрьдә 04:00-12:00 сәгатьләрдә прокат сервис оешмалары үз эшчәнлеген вакытлыча туктатып тора һәм ярышлар уздырыла торган зоналарда шәхси мобильлек чараларын куюны тыя.
«Казан милли ярыммарафоны» – сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга юнәлдерелгән традицион спорт чарасы. Программа 21,1 һәм 10 чакрым дистанцияләрне үз эченә ала.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз