news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда сату өчен гаражында марихуана үстергән ир-атны тоткарлаганнар

Автокалада сату өчен үз гаражында марихуана үстергән ир-атны тоткарлаганнар.

ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, полиция хезмәткәрләре «Мәк» профилактик чарасы вакытында 38 яшьлек ир-атны тоткарлаган, тикшерү вакытында анда гомуми авырлыгы 13,29 грамм тәшкил иткән 13 төргәк (аның эчендә каннабис дип аталган үсемлек булган) тапканнар. Тоткарланучыга карата наркотикларны законсыз саклау турында җинаять эше кузгатылган. Шул ук вакытта, ир-атның моңа кадәр дә шуңа охшаш җинаять кылганлыгы ачыкланган.

Сорау алу вакытында ир-ат тыелган матдәләрне 45 яшьлек танышыннан сатып алуы турында сөйләгән. Сатучының шәхесе ачыклангач, хокук сакчылары аның фатирында 126,9 грамм каннабис, ә гаражында әлеге үсемлек үстерелгән теплица тапкан. Гараж хуҗасы аны алга таба сату өчен үстерүен әйткән.

Үсемлек конфискацияләнгән, ә гараж хуҗасына карата наркотикларны законсыз сату турында җинаять эше кузгатылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot