news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда сигнал пистолетыннан һавага аткан ир-ат тоткарланган

Чаллыда сигнал пистолетыннан һавага аткан ир-атны тоткарлаганнар.

ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы хәбәр иткәнчә, 16 июньдә полициягә 14нче торак комплекста атыш оештырулары турында хәбәр килгән. Урынга килгән полиция наряды тәртип бозучыны оператив рәвештә ачыклаган - ул 42 яшьлек ир-ат булып чыккан. Аның сигнал пистолетыннан һавага атуы ачыкланган.

Ир-атка карата хулиганлык турында беркетмә төзегәннәр һәм штраф язганнар.

news_right_1
news_right_2
news_bot