Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чаллыда миллиардерлар һәм кыйммәтле автомобиль хуҗалары саны арткан
2024 ел нәтиҗәләре буенча Чаллыда дүрт миллиардер теркәлгән, бу үткән ел белән чагыштырганда ике тапкырга күбрәк. Бүген җирле салым инспекциясе башлыгы Диана Сәгетдинова аппарат киңәшмәсендә шундый мәгълүматлар китерде, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Эльза Кузнецова.
Хәлле кешеләр саны арту белән бергә кыйммәтле автомобиль хуҗалары да күбәя. Әгәр 2023 елда шәһәрдә 19 кыйммәтле автомобиль хуҗасы исәпләнсә, 2024 елда алар инде 31гә җиткән.
Кыйммәтле автомобиль өчен максималь салым күләме – 293 мең, ә 2024 ел өчен минималь транспорт салымы 230 сум тәшкил иткән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз