Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чаллыда «КАМАЗ»да эшләүче махсус хәрби операция ветеранына Батырлык ордены тапшырылды
Чаллыда махсус хәрби операция ветераны Айрат Җәләлетдиновка тантаналы рәвештә Батырлык ордены тапшырдылар. Бүләкләү «КАМАЗ»ның Фәнни‑техник үзәгендә узды, анда Айрат контролер булып эшли, дип хәбәр иттеләр компаниянең матбугат хезмәтендә.
Орденны хәрби комиссар Рәшит Ильясов тапшырды. Аны хәрби бурычларны үтәгәндә күрсәткән батырлыгы һәм фидакарьлеге өчен билгеләп үттеләр. Моңа кадәр ул II дәрәҗә «Хәрби батырлык өчен» медаленә лаек булган иде.
Айрат «КАМАЗ»да 2012 елдан бирле эшли. 2022 елда ул мобилизацияләнә, 2025 елда яралана, тернәкләнгәннән соң заводка кире кайта.
«Мин Айратның безнең коллективта эшләвенә шатмын. Аның кебекләр белән горурланырга кирәк: алар Ватан алдындагы бурычын да үти, производствода да тырышып эшли», - диде фәнни-тикшеренү үзәге директоры Евгений Макаров.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз