news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда дүрт литр сыра эчкәннән соң рульгә утырган ир-атның машинасын конфискацияләгәннәр

Чаллыда яшәүче ир-атның Kia Rio автомобилен конфискацияләгәннәр, дип хәбәр иттеләр шәһәр суды матбугат хезмәтендә. Моңа юл хәрәкәте кагыйдәләрен кабат бозу сәбәпче булган.

Башта ир-атны исерек килеш рульгә утырган өчен 45 мең сум күләмендә штрафка тартканнар, шулай ук машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм иткәннәр. Әмма 2026 елның 22 гыйнварында ир-ат янә рульгә исерек килеш утырган.

Машина йөртүче аңлатканча, ул моннан алдагы көнне дүрт литр чамасы сыра эчкән булган, шуннан соң өенә кайтып киткән. Юл-патруль хезмәте инспекторлары аны Казан проспектында туктаткан.

Суд Чаллы кешесенә 200 сәгать мәҗбүри эш билгеләде, шулай ук аның Kia Rio автомобилен конфискацияләде.

news_right_1
news_right_2
news_bot