Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чаллыда «ФормАрт» проекты буенча ясалган муралны тантаналы рәвештә ачалар
5 августта Чаллыда Идел буе федераль округының «ФормАрт» стрит-арт округ фестивале кысаларында ясалган муралны тантаналы рәвештә ачалар. Фреска шәһәргә нигез салынуга 400 ел тулу уңаеннан әһәмиятле бүләкләрнең берсе булачак, дип хәбәр итә ТР Яшьләр министрлыгы матбугат хезмәте.
Чарада Татарстан яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров һәм Чаллы мэры Наил Мәһдиев катнаша.
Муралның авторы - рәссам Александр Попов. Аның эскизы Татарстаннан килгән 96 конкурс эше арасында иң яхшысы дип табылды. Фрескада милли ризык әзерләүче әби белән оныгы сурәтләнгән. Эшне Россия халыкларының милли бизәкләре һәм символлары тулыландыра.
Җәй көне проектта катнашучылар үз төбәкләрендә конкурс эшләре иҗат итә, шуннан соң барлык мураллар фестивальнең округ этабына чыга. Җиңүчеләр иҗтимагый тавыш бирү ярдәмендә билгеләнәчәк, ул федераль дәүләт хезмәтләре порталында оештырыла. Димәк, нәкъ менә Идел буе федераль округында яшәүчеләр сезонның иң яхшы муралларын сайлый алачак.
Фестивальнең округ этабында җиңүчеләрнең исемнәрен августта Кировта игълан итәчәкләр. Иң яхшы эшләр авторлары 100-200 мең сум күләмендә грант алачак.
Бу юлы фестиваль Россия халыклар бердәмлеге елы билгесе астында уза. «Формарт»ның җиденче сезонында катнашырга теләүчеләрдән Идел буе федераль округыннан барлыгы 400 гариза килгән. Татарстан Башкортстан белән беррәттән иң актив төбәкләр рәтенә керде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз