Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чаллыда Мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Лидия Золотарева вафат булган
Чаллыда Мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары - гомуми белем бирү бүлеге башлыгы Лидия Золотарева 63 яшендә вафат булган. Бу хакта шәһәр хакимияте хәбәр итте.
Золотарева 1962 елда Изюм шәһәрендә туган, ә 1983 елдан аның тормышы Чаллы белән аерылгысыз бәйләнә. Ул тәрбияче, рус теле укытучысы булып эшли, аннары Халык мәгарифе хезмәткәрләре йортын һәм 46нчы мәктәпне җитәкли, ә 2006 елдан җирле башкарма комитетта хезмәт куя.
Золотареваның күпьеллык хезмәте дәүләт дәрәҗәсендә бәяләнде - ул «Татарстан Республикасының атказанган укытучысы» һәм «Россия Федерациясе гомуми белем бирүнең мактаулы хезмәткәре» дигән мактаулы исемнәргә лаек булды, РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Президенты грамоталары, «Чаллы шәһәре алдындагы казанышлары өчен» билгесе белән бүләкләнде.
«Хезмәттәшләре өчен ул һәрвакыт зыялылык, күңел җылылыгы һәм үз эшенә тугрылык үрнәге булып калачак. Бу - педагоглар бергәлеге өчен зур югалту», – дип искәрттеләр Чаллы хакимиятендә.
Хушлашу урыны һәм вакыты турында соңрак хәбәр ителәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз