news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда балаларның – 95, олыларның 50 проценты гриппка каршы прививка ясаткан

Чаллы мэры Наил Мәһдиев катнашындагы аппарат киңәшмәсендә Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Рөстәм Ногманов ОРВИ, грипп һәм ковидны профилактикалау чаралары, шулай ук шәһәр медицина учреждениеләре тарафыннан аларның таралуына каршы тору эшен оештыру турында сөйләде.

Спикер сүзләренчә, прививка ясату өчен иң кулай чор – сентябрьдән ноябрьгә кадәр. Балаларга гриппка каршы прививканы аларга 6 ай тулгач ук ясатырга мөмкин. Заманча вакциналар куркынычсыз, аларда тере вирус юк. Вакцинация иммунитет формалаштыра: прививка ясатканнан соң ике-өч атна узгач, организм актив рәвештә саклана башлый.

«Укол кадатканнан соң кеше җиңелчә хәлсезлек тоярга, тәне кызарырга, яки кыска вакытка температурасы күтәрелергә мөмкин – болар барысы да иммун системасының нормаль реакциясе», - дип ачыклык кертте Ногманов.

Чаллыда 326 550 гражданга вакцинация ясау ниятләнә, шуларның 255 700е – олылар, 70 850е - балалар. Бүгенге көндә балаларның - 95, олыларның 50 проценты прививка ясаткан.

«Вакцинация процессы дәвам итә; вакцинаның соңгы зур партиясе 9 октябрьдә килде», - дип хәбәр итте докладчы. Вакцинацияне шәһәр поликлиникаларында гына түгел, ә «Омега» сәүдә үзәгендәге мобиль пунктта да узарга мөмкин, прививка бушлай ясала. Оешмалар өчен медицина бригадасы тарафыннан күчмә вакцинацияләү мөмкинлеге каралган.

Хәзерге вакытта республикада һәм Чаллыда грипп һәм ОРВИ белән авыручылар саны эпидемия бусагасыннан түбәнрәк. Узган атнада шәһәрдә 10 мең кешегә 28 очрак теркәлгән, бу уртача күпьеллык күрсәткечләрдән ике тапкырга диярлек кимрәк. Грипп очраклары теркәлмәгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot