news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда 11 яшьлек малайны бәрдергән машина йөртүчене эзлиләр

Чаллыда 11 яшьлек малайны бәрдергән машина йөртүчене эзлиләр

ЮХИДИ хезмәткәрләре Чаллыда 11 яшьлек малайны бәрдереп качып киткән машина йөртүчене эзли.

Чаллы шәһәре Дәүләт автоинспекциясендә «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итүләренчә, 20 июльдә билгесез машина йөртүче Яшьлек проспекты буйлап хәрәкәт иткән. Бу вакытта 11 яшьлек малайның зебра буйлап юл аркылы чыгып барышы булган. Шуңа да карамастан, машина йөртүче балага юл бирмәгән һәм аны бәрдереп качып киткән. Төрле тән җәрәхәтләре алган малайны хастаханәгә озатканнар.

Хәзер машина йөртүчене эзлиләр, ЮХИДИ хезмәткәрләренә ориентировкалар бирелгән. Бу хакта ни дә булса белүчеләр булса, 511814 номеры буенча ЮХИДИнең кизү частенә яки 379569 номеры буенча юл-патруль хезмәтенең эзләү бүлегенә хәбәр итүләрен сорыйлар.

news_right_1
news_right_2
news_bot