news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда хокук саклау органнарының элекке хезмәткәре мошенниклык өчен суд каршына басачак

Чаллыда мошенниклык турындагы эшне тикшерү төгәлләнде. Элек хокук саклау органнарында эшләгән 36 яшьлек ир-ат суд каршына басачак, дип хәбәр итә Россия Тикшерү комитеты ТР буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий.

Тикшерүчеләр версиясе буенча, 2024 елның җәендә ул танышының эшендә акча һәм товар урлаганнарын белеп алган. Ир-ат танышын гаепле кешене җәзага тартырга «ярдәм итә» алачагына ышандырган. Моның өчен, янәсе, аның аша полиция хезмәткәрләренә 100 мең сум акча бирергә кирәк икән.

Эшкуар аңа ышанган, полициягә гариза язган һәм акчаны биргән. Әмма элеккеге полицейский акчаны үз кесәсенә салып куйган. Эш судка тапшырылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot