news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чабаксарда социаль үзәктә тәрбияләнүчеләргә ярдәм күрсәттеләр

Чабаксарда социаль үзәктә тәрбияләнүчеләргә ярдәм күрсәттеләр
Фото: Россия Мөселманнары Дини җыены Үзәкләштерелгән дини оешмасы матбугат хезмәте

Чувашия Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте вәкилләре изге Рамазан ае барган көннәрдә мохтаҗларга ярдәм итү һәм җәмгыятьтә шәфкатьлелек тәрбияләүгә юнәлдерелгән хәйрия эшчәнлеген дәвам итә. Бу хакта Россия Мөселманнары Дини җыены Үзәкләштерелгән дини оешмасы матбугат хезмәте хәбәрендә әйтелә.

Чувашия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Мансур хәзрәт Хәйбуллов, Чувашия Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы Альберт Комахидзе белән берлектә, Чувашия Республикасы Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының «Чабаксар шәһәре балигъ булмаганнар өчен социаль-тернәкләндерү үзәге»ндә булды.

Сәфәр барышында үзәктә тәрбияләнүчеләргә кирәкле кием-салым – хатын-кыз һәм ир-ат күлмәкләре, блузкалар һәм башка әйберләр тапшырылды. Хәйрия ярдәме Шумерля шәһәре эшмәкәре тарафыннан күрсәтелде, ул балаларга дигән әйберләрне волонтер Гелий Хәмдиев аша тапшырган.

Моннан тыш, акция кысаларында үзәктә тәрбияләнүчеләр өчен җиләк-җимеш һәм тәм-томнар әзерләнде.

Рамазан ае барган көннәрдә мондый инициативалар якыннарыбыз турында кайгыртуның мөһим чагылышы булып тора, җәмгыятьтә шәфкатьлелек, үзара ярдәмләшү һәм социаль җаваплылык традицияләрен ныгытуга хезмәт итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot