news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

V чакырылыш Казан шәһәр Думасында дүрт партия фракциясе төзеләчәк

V чакырылыш Казан шәһәр Думасында дүрт партия фракциясе төзеләчәк. Бу документ муниципаль хокукый актларның социаль челтәр басмасында чыкты.

Аерым алганда, үз фракциясен булдыру хокукын «Бердәм Россия», ЛДПР, КПРФ һәм «Гадел Россия – Дөреслек өчен» партияләре алды.

Искәртик, Татарстан башкаласында V чакырылыш Казан шәһәр Думасына депутатлар сайлау 14 сентябрьдә узды.

news_right_1
news_right_2
news_bot