news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

В.Бутко: “ТР мәгариф системасы илдә лидерлар сафында булды һәм алга таба да шулай булачак”

“Әгәр җитәкчелеге тарафыннан аңлау булмаса, Татарстан мәгариф системасы мондый уңышларга ирешә алыр идеме икән”, ди Мәгариф буенча федераль агентлык җитәкчесе урынбасары

(Казан, 15 гыйнвар, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Татарстанның мәгариф системасы моңа кадәр дә илдә лидерлар сафында булды, ул хәзер дә шулай һәм киләчәктә дә дәвам итәчәк. Бүген Татарстанда Укытучы елының рәсми ачылышында катнашкан Мәгариф буенча федераль агентлык җитәкчесе урынбасары Евгений Бутко әнә шундый ышаныч белдерде.

РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы, Мәгариф буенча федераль агентлык җитәкчелеге исеменнән бу сүзләрне яңгыраткан бәйрәм кунагы аларның буш сүзләр генә булмавын ассызыклады. Татарстанның 1153 мөгаллиме “Мәгариф” илкүләм проектын гамәлгә ашыру барышында иң яхшы укытучы исеменә лаек булып, 100 әр мең сум күләмендә РФ Президенты грантын алуга ирешкән. Татарстанның 613 мәктәбе илкүләм проект кысаларында илнең иң яхшы мәктәпләре арасына кереп, укыту-матди базаларын ныгытуга 1 әр миллион сум күләмендә ярдәм алган. Республиканың 14 яшьтән 25 яшькәчә булган 655 егете һәм кызы, Россия, халыкара, республика ярышлары, фестивальләрендә җиңеп, “Мәгариф” проекты кысаларында талантлы яшьләргә ярдәм итү юнәлеше буенча РФ Президенты грантларын алды. “Боларның барысы да республика укытучыларының ил, Татарстан киләчәгенә керткән өлеше”, -ди Евгений Бутко.

Федераль агентлык җитәкчесе урынбасары мөгаллимнәр турындагы кино җәүһәрләренең берсе “Доживем до понедельника” фильмыннан “Бәхет ул сине аңлау булганда килә”дигән мәгълүм юлларны китерде. “Әгәр ТР Президенты, аның җитәкчелеге тарафыннан аңлау булмаса, Татарстан мәгариф системасы мондый уңышларга ирешә алыр идеме икән”, дип ул федераль агентлык һәм министрлык исеменнән республика җитәкчелегенә рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Евгений Бутко белдерүенчә, бүген Россия икътисадын модернизацияләүдә төп рольне укытучы уйный. Ул шул рәвешле бүгенге яшьләрне формалаштыру өчен нигез сала. Аның фикеренчә, Укытучы келын игълан итү илдә кабул ителгән “Безнең яңа мәктәп” дигән күп еллык стратегик программаны гамәлгә ашыруда мөһим адым. Әлеге стратегия уку базасын камилләштерү, белем бирүнең эчтәлеген яңарту, укытучыларны әзерләү сыйфатын күтәрү һ.б. аша Россия мәктәбен тамырдан үзгәртүне күздә тота.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100