news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанның Бөгелмә районында давыл торак йортларны җимергән

Татарстанның Бөгелмә районында давыл торак йортларны җимергән
Фото: «Бөгелмә Информ»

Татарстанның Бөгелмә районы Татар Димскәе авылында давыл торак йортларны җимергән. Бу хакта «Бөгелмә Информ» хәбәр итә.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, бүген Татарстанның кайбер районнарында көчле яңгыр яуды һәм давыл котырды. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре шуның нәтиҗәләрен бетерә. Әйтик, республиканың төрле районнарында 23 агач ауган, Апаста берничә юлны, шулай ук 9 участокны һәм 2 йортны су баскан, Кама Тамагы районында Юрьев мәгарәсен өлешчә су баскан, 10 кеше өскә чыгып котылган.

18:00 сәгатькә зыян күрүчеләр теркәлмәгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot