news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бөгелмәдә Хәрби-патриотик тәрбия үзәге төзеләчәк

Бөгелмәдә Балалар һәм яшьләргә хәрби-патриотик тәрбия бирү үзәген (Комаров урамы, 1) төзү проекты мәҗбүри дәүләт тикшерүе узды.

ТР Дәүләт экспертизасы Казанның «Ф-Арт Групп» ҖЧҖ һәм «Мегакомплекс» ҖЧҖ компанияләре тарафыннан әзерләнгән проект карарларының техник регламентларга, куркынычсызлык нормаларына туры килүе һәм смета бәясен дөрес билгеләве турында уңай нәтиҗә бирде.

Июньдә шулай ук дәүләт тарихи-мәдәни экспертизасы төгәлләнде. Аның нигезендә, үзәк төзеләчәк участокта мәдәни мирас объектлары юк. Участок саклау зоналарыннан читтә урнашкан. Шул рәвешле, экспертлар бу кишәрлектә җир, төзелеш һәм башка эшләр башкарырга мөмкин дигән нәтиҗәгә килгән.

Объект Бөгелмә елгасының уң ярында сафка бастырылачак. Төзүчесе - Бөгелмә шәһәренең «Яшьләр сарае» яшьләр үзәге» муниципаль бюджет учреждениесе.

Яңа үзәк башлангыч хәрби әзерлек һәм тормыш иминлеге нигезләре буенча дәресләр; тарихи-патриотик клублар һәм музей экспозицияләре; спорт секцияләре һәм гомумфизик әзерлек; яшьләр чаралары һәм слетлары үткәрү өчен күп функцияле мәйданчык булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot